Үзәк китапханәдә зур гаилә ял көннәре ата-аналарның балалар белән бергә иҗат итү билгесе астында узды.
«Бөтен гаилә белән ял иткәндә» мастер-классы барышында балалар өлкәннәр белән бергә кечкенә энә кадагыч китапчыклар ясады. Аларны энәләр һәм беркеткечләрр саклау өчен файдалы аксессуар буларак кулланырга яки белем һәм иҗат символы булган китап рәвешендә сувенир буларак бүләк итәргә мөмкин. Чөнки әйберне үз кулларың белән ясап, җаныңның, мәхәббәтеңнең һәм җылылыкның бер өлешен якын кешегә бүләк итү рәхәт. Чарада мобилизацияләнгән якташларыбызның гаиләләре Ямугиннар, Еремеевлар, Гужевлар һәм күп балалы Моисеевлар катнашты.