Кариев урамындагы бульварда төзелеш эшләренең икенче чираты бара.
Туфракның өске катламын алу белән мәшгуль төягеч һәм төзелеш материаллары китереп торучы манипуляторның тавышы бөтен бульварга яңгырап тора. Якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр биредә җәелдерелгән эшләрне кызыксынып күзәтәләр, аның төзелеше дәвам иттерелер дип көтмәгән дә идек, диләр. Бульварга уйнау, велосипедта йөрү өчен башка микрорайоннардан да малайлар һәм кызлар килә. Лина Бадыгина һәм Рамазан Гайсинның сыйныфташлары Камилә Закирова бульвар янындагы йортларның берсендә яши, шуңа алар биредә еш булалар икән.
– Монда балалар һәрвакыт күп, яңа дуслар табарга була, - дип уртаклашты өченче сыйныф укучысы Камилә.
Менә бу юлы да сыйныфташлар башта велоюл буйлап велосипедта йөрделәр, аннары канат комплексына ашыктылар... Алар бульварның иркенәюен түземсезләнеп көтәләр.
Озак көтәсе калмады да инде. Бульварда икенче чираттагы төзелеш май башында башланган.
Бульварда беренче икенче чираттагы төзелеш эшләрен исәпкә алсак, аның гомуми озынлыгы 550 метр тәшкил итәчәк, – диде подрядчы оешманың эшләр җитештерүчесе Динар Гайфетдинов. Территорияне төзекләндерү велосипед юллары төзүне күздә тота, тротуар өлешенә брусчатка түшәләчәк, ә актив ял - паркур һәм воркаут өчен төп мәйданчыкларга резина катлам җәеләчәк, ул имгәнүләрдән саклый. Геодезик эшләр инде башкарылган: мәйданчыклар, юллар өчен урыннар ясалган, аларның чикләрен казыклар белән билгеләп чыкканнар.
Подрядчылар билгеләп үткәнчә, электр линияләрен күчергәннән соң, эш активрак барачак. Ә инде элек урамның бу өлешен яшелләндерү өчен утыртылган агачларга килгәндә исә, подрядчылар яшь агачларны казып чыгарганнар һәм аларны шәһәрнең башка участокларына күчереп утыртканнар. Шул рәвешле, бер генә үсентегә дә зыян килмәгән. Эшләрне август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Бу вакытта бульвар тагы 300 метрга “үсәчәк”.