Нурлат мәдрәсәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу узды

2024 елның 1 июне, шимбә

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәге бинасы район җитәкчелегенең махсус операциядә катнашучыларның якыннары һәм туганнары белән очрашу мәйданчыгына әверелде.

Чара һәлак булган солдатлар рухына дога кылудан һәм һәр сугышчының иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге өчен Коръән сүрәләрен укудан башланды. Аларны "Миннегөл" мәчетенең имам-хатыйбы Фәнис Гыйниятуллин укыды, ул үзе дә махсус операциядә катнашты. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

 

"Мондый очрашуларны без даими оештырачакбыз. Безгә алар бик кирәк, без бөтен ил өчен авыр вакытта бердәм булырга тиешбез», – диде Дамир Азатович.

Очрашуга Нурлатка Кизләүдән Курамшиннар гаиләсе дә килде.

"Безнең улыбыз Раил-махсус операциядә катнаша. Район җитәкчелеге дә, авыл җирлеге башкарма комитеты да битараф түгел, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Мондый очрашулар өчен дә, күрсәтелгән ярдәм өчен дә барысына да рәхмәт", - дип уртаклаштылар алар.

Нурлат солдатларының ышанычлы тылы барлыгы турында кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы үзе дә сөйләде. “Артист” -  мотоукчылар батальоны командиры, үз теләге белән киткән.

"Безнең солдатлар көчле рухлы, чөнки безнең тыл нык. Шуңа күрә андый очрашулар туганнарыбызга һәм якыннарыбызга берләшергә бик ярдәм итә. Зур рәхмәт Якуб хәзрәткә, аның ярдәме һәм булышлыгы белән без үзебездә окоп мәчете оештырдык, хәзер егетләрнең намаз укырга, Аллаһы Тәгаләгә догаларын әйтергә мөмкинлекләре бар», – дип уртаклашты сугышчы.

Очрашуда катнашучыларның һәрберсе мондый чараларны традицион итәргә теләк белдерде, чөнки биредә алар турыдан-туры район җитәкчелеге белән аралаша, кызыксындырган сораулар бирә алалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International