Нурлатта балачак бәйрәме билгеләп үтелә

2024 елның 1 июне, шимбә

Нурлатның үзәк мәйданында Балаларны яклау көнен билгеләп үтү уңаеннан бәйрәм чаралары уза.

Мастер-класслар, һава еланнары фестивале, сабын куыклары тамашасы, конкурслар, батутлар, бер  сүз белән әйткәндә, балалар өчен бу көнне бик күп күңел ачу чаралары оештырылды. Традиция буенча, бу көнне, әлбәттә, котлаулар һәм бүләкләүләр булды. Алар "Театр" скверы сәхнәсендә узды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бу көнне иң шатлыклы, якты бәйрәм дип атады.

"Балачак - һәр кешенең тормышында иң якты, күңелле чор. Балалар-безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе. Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, районны үстерәбез, киләчәккә планнар төзибез. Безгә, олыларга, бу бәйрәм һәр баланың тормышы, сәламәтлеге һәм язмышы өчен җаваплы булуыбызны искә төшерә. Һәм алар сәламәт, бәхетле булып үссен, уксыннар, ял итсеннәр, түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнсеннәр, үзләрен ышанычлы яклау астында хис итсеннәр һәм киләчәктә үзләре дә сизгер, кайгыртучан ата-аналар, үз илләренең лаеклы гражданнары булсыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез. Гаиләгә, аналарга, балаларга ярдәм итү, сәламәтлек саклауны, мәгарифне ныгыту, шәхесне тулы мәгънәдә үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру – безнең өстенлекле бурычыбыз», – диде Дамир Азатович нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм тыныч тормыш,  бәхетле гомер теләде.

Район Башлыгы рәсми өлешне бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Һәм Гаилә елы кысаларында аларны быел гыйнвар, февраль һәм март айларында сабыйлар туган гаиләләргә тапшырды: 27 гаиләдә 29 бала туган. Аннары сәхнәгә иҗат коллективлары күтәрелде: «Эсперанса» эстрада бию ансамбленә һәм аның җитәкчесе Ольга Ильинага Татарстан Республикасы буенча «Созвездие-Йолдызлык» XXIV еллык ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчесе сертификаты тапшырылды, Изабелла Буланова һәм аның җитәкчесе Наталья Чобиток шундый ук сертификатка лаек булды. Алар республика буенча 2нче урынны алдылар. Иван Маликов (2 нче мәктәп) районның социаль-мәдәни тормышында актив катнашканы, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә иҗади уңышлары өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Аннан соң бәйрәм сәләтле балаларны: олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү белән дәвам итте. Күпләр мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында, һөнәри осталык буенча «Яшь мастер» чемпионатының төбәкара этабында, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс-2024 һөнәри осталык буенча Илкүләм чемпионатның республика этабында уңышлары өчен район башлыгының, район Башкарма комитетының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Монда ук Дамир Ишкинеев «Ел укучысы» исемен атады, ул шәһәр гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алина Ефимова. Бүләкләү тантанасы районның талантлы балалары башкаруында иҗади номерлар белән чиратлашып барды.

Яшь нурлатлылар бу көнне Халыклар дуслыгы йорты каршындагы «Занавес» театр сөючләр клубы әгъзалары күрсәткән курчак театрын да бик теләп карадылар. Тамаша «Халык әкиятләре каруселе» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Кемдер сабын куыклары тамашасын карады, башкалар һава еланнарын очырды, балачак бәйрәме күңелле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International