Бу хакта тулырак «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Нурлат филиалы сөйли.
Финанс хезмәте - банк хезмәте, иминият хезмәте, кыйммәтле кәгазьләр базарында хезмәт, финанс оешмасы тарафыннан күрсәтелә торган һәм кулланучының акчаларын җәлеп итү һәм (яки) урнаштыру белән бәйле башка хезмәт (26.07.2006 елгы 135-ФЗ номерлы Федераль законның 4 маддәсе Конкуренцияне яклау турында).
Финанс хезмәтләре күрсәтүче оешмалар:
- банклар;
микрофинанс компаниясе яки микрокредит компаниясе формасындагы микрофинанс оешмалары. Микрофинанс компанияләре бер миллион сумнан артмаган кулланучылар кредитлары бирергә хокуклы, микрокредит компанияләре биш йөз мең сумга кадәр кредитлар бирергә хокуклы;
- иминият компанияләре;
- түләү агентлары, иминият агентлары;
- кредит кулланучылар кооперативлары;
ломбардлар һәм башкалар.