Киңәшмә «Заманча мәктәпкәчә белем: мәктәпкәчә белемнең федераль белем бирү программасы шартларында тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасына багышланды.
Киңәшмә барышында Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Пленар утырышта бүләкләү тантанасы узды.
«Буратино «12нче балалар бакчасы» мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәлелеге өчен "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы - 2024" конкурсында җиңгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җиңүчесе Дипломы белән бүләкләнде.
Мәгариф бүлегенең баш белгече Гүзәлия Хисаметдинова үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасына керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.