Нурлатның "Кондырча" ландшафт паркында эшмәкәрлек көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР буенча 12 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы Альберт Газизов катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Промсервис» ҖЧҖ директоры Линар Шәйгазамов, эшмәкәрләр Айрат Мостафин һәм Хафис Мәхмүтов билгеләп үтелде.

«Иң яхшы эшмәкәр-2024» конкурсында 13 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Иң яхшылар арасында шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр: Гүзәлия Хәсәнҗанова, Гүзәл Сөбханкулова, Илнур Сәлахов, Рузилә Фәсхетдинова, Гөлинәз Сафина, Римма Нәфигова, Анжелика Фәтхетдинова, Алена Глушкина, Альбина Шабаева, Иске Чаллы мәктәбе укучысы Илья Захаров бар.  Район башлыгы Дамир Ишкинеев грамотасы белән шулай ук Дамир Җамалдинов, 1нче мәктәп укучысы Добрыня Добремов һәм агротехникум студенты Валерия Фадеева билгеләнде.

Эшмәкәрләр адресына котлау, рәхмәт сүзләре яңгырады, җирле үзешчән сәнгать артистлары аларга үзләренең иң яхшы музыкаль номерларын бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән кунакларны күңел ачу мәйданчыклары, кибетләр, аттракционнар каршылады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International