«Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеры 3 июньнән ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
Лагерь начальнигы Илфат Гыймадиев сүзләренчә, ремонт-әзерлек эшләре 99% ка тәмамланган. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге Комиссия барлык торак йортларны, ашханәне, мунчаны, санитар зоналарны карап чыкты. Персонал белән тулылану турында да кызыксынды.
Биредә 4 сменада 400гә якын бала ял итәчәк. Барлык сменалар да тематик булачак. Шулай ук лагерь территориясендә җәй көне палаткалы лагерь да эшләячәк. 7 көн дәвам иткән өч сменада 150 бала хәрби-патриотик уенга җәлеп ителәчәк.