Шәһәр һәм авыл китапханәләренең барлык хезмәткәрләрен бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин һәм Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова котладылар. Районның үзешчән артистлары музыкаль номерлар башкардылар.
Кайбер хезмәткәрләр шәхси өлеш кертүләре, китапханә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәргәннәре, намуслы хезмәтләре өчен район Башлыгының һәм Җирлекара үзәк китапханәнең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.