Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнаша. Делегация составына барлык авыл җирлекләре башлыклары да керде.
Чара республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Фермер хуҗалыклары башлыклары Наил Хәйбуллин (Зирекле), Алмаз Шәйдуллин (Иске Әмзә) һәм Иркәнур Ганиева (Кизләү) «Иң яхшы крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчесе» конкурсында җиңүче исеменә лаек булдылар, ә Гәйтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева «Авыл хуҗалыгында кече хуҗалык формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» конкурсында иң яхшысы булды.