Татарстан Республикасы Рәисе “Каравон" фестивалендә Нурлатның «Славяночка» ансамбленә сәхнә костюмнары тектерүгә сертификат тапшырды

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе “Каравон" фестивалендә Нурлатның «Славяночка» ансамбленә сәхнә костюмнары тектерүгә сертификат тапшырды

Фестиваль мәйданчыкларында Татарстан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Марий Эл районнарыннан 200дән артык иҗади халык коллективы чыгыш ясый.

Алар белән бергә нурлатлылар да үзләренең якты халык номерларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль сәхнәсенә Ветеран халык хоры, “Чишмәкәй” халык ансамбле, “Чияле Рапсодия, “Зәңгәр чәчәк” вокаль ансамбльләре, “Славяночка” рус җыры ансамбле, апалы-сеңелле Волковлар триосы чыгыш ясады. Нурлат делегациясен Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева җитәкләде.

Фестивальдә катнашучылар дипломнарга лаек булдылар. Ә «Нефтьче» Мамык авыл мәдәният йортының «Славяночка» рус җыры ансамбле сәхнә костюмнары тектерүгә сертификат белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International