Нурлатның яшь кикбоксерлары Ульяновск өлкәсендә узган ярышларда катнашты

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Шушы көннәрдә Димитровград шәһәрендә балаларны яклау көненә багышланган ачык беренчелек ярышлары узды. Ярышларда Ульяновск, Тольятти, Чапаевск, Пенза шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан 286 спортчы катнашты.

Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе спортчылары яхшы әзерлек күрсәтте. Артем Андрианов, өч көрәштә җиңеп, беренче урынны яулады. Кириллов Иван, Ярушкин Радмир, Ефремов Владислав икенче урында, Семенов Богдан, Кузнецов Илья, Ярушкин Радель өченче урында.

Егетләрне һәм тренерны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International