Шушы көннәрдә Германиядә хезмәт иткән Совет гаскәрләре төркеме һәм Төньяк гаскәрләр төркеме әгъзалары Үзәк паркта урнашкан һәйкәл территориясен төзекләндерү буенча өмә оештырды. Монда ГСВГ сугышчыларына истәлекле мемориал 2020 елның сентябрендә ачылган иде. Беренче көннәрдән үк хәрби ветераннар территорияне тулы тәртиптә тоталар, агачлар утырталар, ГСВГ һәм СГВ тарихы белән стенд куйдылар, биредә төрле чаралар үткәрәләр.
Чираттагы өмә вакытында алар бөтен периметр буенча чәчәкләр утырттылар, яшь агачларны карадылар, шулай ук территория тирәсендәге үләннәрне чабып алдылар.