Монда соңгы кыңгырау 23 унберенче сыйныф укучысы һәм 66 тугызынчы сыйныф укучысы өчен яңгырады.
Бүген, 25 майда, шәһәрнең 1нче мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге мөһим вакыйга белән мәктәп коллективын район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин, Мәгариф идарәсе методисты Гөлфия Гафурова котладылар. Мәктәп директоры Сергей Маркелов, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укучылары, ата-аналар да чыгарылыш сыйныф укучыларына үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Узган ел шәһәр мәктәбе үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Һәм 2024 елгы чыгарылыш юбилей чыгарылышы. Бүгенге көндә 1нче мәктәп уңайлы, заманча матди-техник җиһазлар белән җиһазландырылган белем бирү учреждениесе, ул төрле юнәлешләр буенча база булып тора. Гөлфия Гафурова билгеләп үткәнчә, әлеге мәктәп укытучылары «Остазлык мәктәбе»проектына да актив кушылдылар.
Бәйрәм чарасының якты бизәге булып вальс һәм чыгарылыш укучыларының флешмоблары, башлангыч сыйныф укучыларының чыгышлары тора.
Соңгы кыңгырау тавышы яңгырады һәм 11нче сыйныфны тәмамлаучылар яраткан педагоглары белән бергә мәктәп ишегалдыннан алкышлар белән уздылар.