Бу сезонда Нурлат районында 900 миллион сумга юлларны яңартачаклар

2024 елның 25 мае, шимбә

Быел да юл эшләрен башкаруга күбрәк илкүләм проект ярдәм итә.

Бу көннәрдә Яңа Иглай янында юл төзү эшләре актив алып барыла: 715 метр озынлыктагы участок яңартыла. Якын арада юлның икенче катламын салу башланачак, димәк, юл ачык булачак. Әлегә яңа Иглайга вакытлыча юл буенча барырга туры килә, ул чишмәгә дә алып бара.

- Бу участокта юл төзү эшләрен май башында башладык. Әлеге объект ике участокка бүленгән: беренчесе юл үткәргечтән Нурлат шәһәрен урап узуга кадәр, икенчесе бу юл. Гомумән алганда, аның озынлыгы 2787 метр тәшкил итә,– диде эш җитештерүче Владимир Тимофеев, участок үзенчәлекләренә тукталып.

Бу объекттагы икенче мөһим участок-тротуар. Аны юл үткәргечтән Кондырча ландшафт паркына кадәр төзиячәкләр. Шуңа күрә бу җәйдә җәяү йөрергә яратучылар ял итү урынына куркынычсыз барып җитә алачак. Монда тротуар итеп бүлем ясаганнар, тиздән туфрак, таш, ком, вак таш һәм соңгы этап асфальт ташый башлаячаклар. Куркынычсызлык өчен урыны белән тротуар буйлап җәяүлеләр өчен койма урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International