Бүген Нурлат районының барлык мәктәпләрендә мәктәп белән хушлашу бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды.
Быел район буенча 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны -179, 9 сыйныфны тәмамлаучылар-627.
Шәһәр гимназиясен тәмамлаучыларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады. Ул чыгарылыш укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.
"Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу тормыштагы мөһим һәм бераз моңсу да вакыйга. Сез кызыклы һәм онытылмас мәктәп тормышы, укытучыларыгыз белән хушлашасыз. Алда сезне яңа тормышыгыз көтә. Чын күңелдән сезгә имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны, ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышаныч, матур кәеф, бәхет һәм җиңүләр телим! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын", - диде Дамир Ишкинеев.
Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән дәвам итте, биредә төрле дәрәҗәдәге грамоталар һәм дипломнар белән уку отличникларын, фән олимпиадалары призерларын, спортчыларны билгеләп үттеләр. Чараның иң күренекле өлеше, әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының вальсы һәм аларның флешмобы булды.
Соңгы кыңгырау хокукына 11нче сыйныф укучысы Ранис Әхмәтов һәм 1нче сыйныф укучысы Каролина Николаева лаек булды.
Традиция буенча чара гимназиянең актлар залында Чыгарылыш сыйныф укучылары концерты белән дәвам итте.