Бәйрәмгә килгән кунаклар балаларга куелган максатларына ирешүләрен теләделәр.
Нурлат мәктәп-интернаты районда соңгы кыңгырау тавышы яңгыраган беренче белем учреждениесе булды. 25 чыгарылыш укучысы бәйрәмнең хөрмәтле кунакларын - район Башлыгы урынбасары Линар Маняповны, Нурлат якташлыгы рәисе Фәрит Мифтаховны, Нурлат казначылыгы җитәкчесе Ралия Хәсәншинаны, шефлык оешмасы вәкиле Николай Липатовны, контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимованы дулкынланып каршы алды.
Игелекле теләкләр, үгет-нәсыйхәтләр, елмаюлар аша һәркемнең күзләрендә бәхетле күз яшьләре күренде.
Мәктәп грамоталары белән бергә укучыларны яхшы укулары, "Абилимпикс" чемпионатында казанышлары, мәктәп тормышында активлыклары өчен дә билгеләп үттеләр. Ата-аналар һәм кунаклар балаларга якты тормыш юлы, куелган максатларга ирешүләрен теләделәр…
Һәм, әлбәттә, шигырьләр һәм җырлар, мәктәп еллары белән хушлашу вальсы да бар иде.
Балаларга әле хезмәткә өйрәтү буенча традицион имтиханны тапшырырга кирәк, ә аннары алар бердәм рәвештә, тулы составта диярлек Нурлат аграр техникумы студентлары сафларын тулыландырачак...