Ул 31 майда 14.00 сәгатьтә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узачак.
Аны «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә Мөхтәсибәт һәм муниципалитет вәкилләре оештыра.
“Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә рухи ярдәм күрсәтү өчен махсус операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары арасыннан мөселманнар һәм христианнар өчен шундый очрашулар үткәрергә планлаштырабыз", – дип билгеләп үтте Нурлат районында Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән эшләү буенча куратор Виктория Садыйкова.
Элегрәк, 6 майда, мондый очрашу Илья гыйбадәтханәсендә узган иде.