Көрнәле Әмзә күлләренең берсендә ярны агачлардан һәм куаклардан чистарттылар.
Өмәдә авыл халкы һәм аннан читтә яшәүче якташлар да катнашты.
– Авыл үзәгендәге бу күл тирәсендәге территория куаклык белән капланган, бигрәк тә өрәңге, тал, зирек үскән,-дип сөйләде Колбай-Мораса авыл җирлеге башлыгы Ришат Насыйбуллин. - Бу күл узган ел төзелгән парк янында урнашкан. Паркка килүчеләр күл буенда да ял итә алсын өчен, авыл халкының ялы өчен тагын бер уңайлы почмак булдырырга ниятлибез, киләчәктә без аны төзекләндерәчәкбез, Балык җибәрәчәкбез, эскәмияләр куячакбыз. Моның өчен, әлбәттә, аның тирә-ягын чистартырга һәм тәртипкә китерергә кирәк.
Авыл җирлеге башлыгының өмәгә чакыруы күпләр тарафыннан хуплау тапты. Ир-атлар, үзләре белән эш кораллары алып, билгеләнгән көнне иртәнге сәгать 8дә күл буена җыелдылар. Техника белән дә тоткарлыклар булмаган. 2022 елда Көрнәле Әмзәдә яшәүчеләрнең үзара салым акчасына сатып алынган экскаватор ярдәмендә агачларны чистартканнар. Шулай ук «Беларус-82»тракторы да кулланыла.
Эш көне буе кайнап торды, шимбәгә җыелганнар агачларны һәм ботакларны кисеп алдылар. Нәтиҗәдә, бер көн эчендә берлектәге көчләр белән күл ярының күп өлеше чистартылды, элеккеге заманнардан авылның истәлекле урыны булып торган сулык территориясе төзекләндерелде.
- Монда тагын бер өмәлек эш калды. Көрнәле Әмзәдә бу күл бердәнбер түгел, икенчесе 90нчы еллар ахырында казылган, без аның тирә-ягын да төзекләндерергә планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Ришат Әхмәдулла улы.