Нурлатта «Балалар илне сурәтли» конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде

2024 елның 24 мае, җомга

Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары катнашты.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук 6-12 яшьлек сәнгать мәктәпләре укучылары арасында уза торган «Балалар илне сурәтли» 18нче республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Быел конкурс «Россиядә Гаилә елы», «Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы», «Без – куркынычсыз юллар өчен», «Мин – патриот» номинацияләре буенча оештырылды.

Аның составында җирле бүлек әгъзалары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, Нурлатта «Балалар илне сурәтли» төбәк партия проекты координаторы Эльнара Азизова, шулай ук мәгариф бүлеге методисты Айсылу Узакова булган Комиссия республика этабына иң яхшы эшләрне сайлап алды.

Иң яхшылар арасында Анастасия Лизунова (9 яшь), София Романова (7 яшь), Альмира Мортазина (9 яшь), Анастасия Михайлова (8 яшь), Елизавета Убамзарова (10 яшь), Валерия Шостак (9 яшь), Язилә Яруллина (7 яшь), Сәгъдия Вилданова (8 яшь), Гөлназ Фәйзуллина (7 яшь), Лиана Нягашкина (9 яшь), Мария Ерофеева (9 яшь) һәм Елизавета Осипова (10 яшь) эшләре бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International