Кичә Казан шәһәрендә юбилей кичәсе узды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрь, прозаик, публицист Илдус Диндаров һәм шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова берлекнең 90 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар. Илдус Гали улы һәм Фәүзия Якуп кызы берлекнең актив әгъзалары булып торалар, алар нурлатлыларны тирән мәгънәле матур әсәрләре белән сөендерәләр.
ТР Язучылар берлеге 1934 елның 29 июлендә оештырыла. Бүген ул 336 язучыны берләштерә.