Кичә Казанда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылар арасында Vlll Республика шахмат-шашка турниры узды.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән шахмат, шашка, Г.Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбенең спорт-массакүләм эш буенча директор урынбасары Наркиз Сәйфетдинов чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга кызыклы ярышлар һәм көчле көндәшләр теләде.
Нурлат учреждениесен Надежда Андреевна Ермакова тәкъдим итә. Турнирда катнашучылар биш тур үткәрәләр, үз хәрәкәтләрен исәпләп чыгалар һәм көндәшләренең гамәлләрен алдан күрәләр.
Быел турнирда 67 кеше катнашты, шуларның 46сы – өлкәннәр һәм 21е – балалар. Иң яшь катнашучыга 11 яшь, иң өлкәненә 85 яшь.