2024 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Вячеславович Павлов гражданнарның коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча сорауларына җавап бирәчәк.
Күчмә кабул итү Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 3 адресы буенча урнашкан шәһәр Мәдәният сарае бинасында узачак.
Кабул итүгә язылырга, шулай ук телефоны буенча 8 (84345) 2-00-06 сорауларны бирергә мөмкин.