Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, ата-аналарга лагерьларга бару мөмкинлеге турында һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр:
1. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Дәүләтшин Илдар Локман улы;
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Федоров Семен Петрович,
3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимирясова Асия Витальевна;
4. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Фролова Наталья Васильевна.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 23 майда сәгатьть 10:00нан 12:00гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm кабул ителә.