Казанда Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты булды.
Анда Нурлат районын Наталья Митрофанова тәкъдим итте.
Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.
Наталья Митрофанова «Я лечу над Россией» җырын башкарды. Аның чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. Бүләкләү тантанасы вакытында аңа Җиңүче Дипломы тапшырылды.
Гала-концертта шулай ук Нурлат районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова да катнашты.