Кичә «Камыр Батыр» балалар бакчасында «Бөтен гаилә белән юлларда куркынычсызлык өчен» дип исемләнгән квест-уен узды.
Ул 8 гаиләне берләштерде, алар, 2 командага бүленеп, балалары белән бергә җиңүче исеме өчен көрәштеләр.
Чара башында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Нурлат профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова чыгыш ясады, ул ата-аналарга өйдә генә түгел, юлда да үрнәк булуның мөһимлеген искәртте. Шулай ук караңгыда балалар һәм өлкәннәр киемнәрендә яктылык кайтаргычлар куллану кирәклеге турында сөйләде.
Квестта катнашучылар аның төрле этапларында үзләренең зирәклеген һәм эрудициясен күрсәттеләр, тематик викториналар сорауларына җавап бирделәр, автошәһәрчектә юл өлеше элементларын урнаштырдылар, вакытлыча юл билгеләре рәвешендә булган табышмакларны да чиштеләр. Соңгы станциядә алар бергәләп җырлар җырлап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында шигырьләр сөйләделәр.
Шунда ук “Алдынгылар хәрәкәте" активистлары да үзләренең интерактив мәйданчыкларын ачтылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тематик уеннарда катнашырга тәкъдим иттеләр.
"Балалар һәрвакыт олылардан үрнәк алалар. Шуңа күрә без, зурлар, аларга юлда үз – үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итәбез, ә уен формасында моны эшләү күпкә кызыклырак», - дип уртаклаштылар Диләрә Ибраһимова һәм Назар Дуксеев.
Конкурста катнашучыларның күбесе велосипедта килгән, алар арасында Гыйниятуллиннарның күп балалы гаиләсе дә бар. Аларның кече кызы 4 яшьлек Әминә «Камыр Батыр»га йөри, шуңа күрә тәрбиячеләрдән квестка чакыру алгач, зур теләк белән анда катнашырга ризалашканнар.
"Безнең гаиләбез спортны ярата, һәркемнең ике тәгәрмәчле дусты бар, Әминә дә күптән түгел генә велосипедка утырды. Безнең велотрадицияләребез дә бар, елның җылы вакытында паркта йөреп чыгабыз», - дип билгеләп үтте гаилә башлыгы Рөстәм Гыйниятуллин.
"Кагыйдәләрне һәрвакыт балалар белән кабатлыйбыз, көн саен юлда нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә кирәклеге турында сөйләшәбез. Олы кызыбыз, 9нчы мәктәп укучысы буларак, һәрвакыт яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары арасында конкурста катнашты, призлы урыннар яулады. Хәзер ул инде машина йөртү таныклыгы алды, һәм машина йөртүче сыйфатында да кагыйдәләрне үти», – диде Раилә Гыйниятуллина да әңгәмәгә кушылды.
Командалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән, ата-аналар комитеты әгъзаларыннан, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге вәкилләреннән торган жюриның күзәтүе астында ярыштылар. Чараның финалы тантаналы булды, барлык катнашучылар, командалар гына түгел, аларның җанатарлары да, мөһим бүләкләр – яктылык кайтаргычлар, буклетлар һәм белешмәлекләр алдылар. Балалар бакчасы коллективына оештыручылар методик кулланмалар, өстәл уеннары һ. б. бүләк иттеләр.
"Җәй якынлаша һәм балаларның ачык һавада вакыт үткәрү мөмкинлеге күбрәк булачак. Безнең уртак бурыч-укытучылар, ата-аналар белән бергә балаларда юлларда дөрес хәрәкәт итү гадәтләрен һәм күнекмәләрен үстерү. Баланың өлкәннәр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәве мөһим», - дип йомгаклады чараны Гөлфия Гыймалтдинова.