Күпьеллык үләннәрне беренче булып «Южная» хуҗалыгы хезмәткәрләре чабып алды.
Нурлат районында терлек азыгы әзерләү сезоны башланды. Быел «Южная» агрофирмасы шартлы бер баш терлеккә кимендә 40 азык берәмлеге әзерләргә планлаштыра. Люцернаны бүгеннән ук сенажга салалар. Биредә төрле маркалы 5 чапкыч һәм 2 әйләндергеч эшли.
Хуҗалыкта 1593 гектар үткән елларда чәчелгән күпьеллык үләннәр бар, бүгенге көндә 160 гектар мәйданда терлек үләне чабып алынган