«Нурлат-информ» җитәкчесе Резеда Гиняева «Бәллүр каләм»гә лаек булды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Журналистика һәм массакүләм – медиа өлкәсендә XXVII республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә баш мөхәррир- акционерлык җәмгыяте филиалы «Нурлат-информ»  җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резеда Гиняева җиңү яулады.

Бүләкләү тантанасы бүген, 21 майда, Казанда «Татмедиа» бинасы янында узды. Экспертлар каравына 14 номинациядә 50 финалистның эшләре тәкъдим ителде.

Резеда Әкрәмовнага мактаулы бүләкне  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов тапшырды.

Резеда Гиняеваның журналистика өлкәсендәге стажы 37 ел тәшкил итә. 2000 елда аның җитәкчелегендә Нурлат телевидениесе, 2011 елда радио оештырылды. 2018 елдан ул «Татмедиа»ның филиалы «Нурлат-информ» белән җитәкчелек итә. Резеда Әкрәмовна - Татарстанда барлык заман журналистларына беренче һәйкәлне төзү инициаторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International