"Нурлат-информ" хезмәткәрләре Татарстан Матбугаты көненә багышланган чараларда катнаша

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген, 21 майда, Казанда 19 майда билгеләп үтелүче  Татарстан Матбугаты көне уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Нурлатның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлек әгъзалары –«ТАТМЕДИА»ның филиалы  «Нурлат-информ» җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева, «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының баш мөхәррире Лилия Мөбарәкшина һәм аның дубляж буенча урынбасары Сирень Сәмәрханова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съезды эшендә катнаша. Чарага озак еллар район газетасы редакциясендә эшләгән һәм аны җитәкләгән матбугат ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина да чакырылды.

Съезд башланыр алдыннан нурлатлылар республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашты.

Кич белән алар журналистика һәм масса – медиа өлкәсендә XXVII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International