Нурлат үзәк район хастаханәсендә эндокрин системасы авыруларын профилактикалау атналыгы башланды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

20 майдан 26 майга кадәр – 25 май -  Бөтендөнья калкансыман биз көнен билгеләп үтү хөрмәтенә эндокрин системасы авыруларын профилактикалау атналыгы уздырыла.

Безнең организм идеаль механизм дип атала. Әйе, ул шундый, ләкин уңайлы шартларда. Кызганычка каршы, безне чолгап алган дөнья һәрвакытта да сөендерми. Без сезнең белән радиациягә дучар булган зонада яшибез. Безнең күбебез әле дә COVID-19 пандемиясенең нәтиҗәләрен сизә. Шулай ук хәрби конфликтлар борчый һәм даими киеренкелектә тота. Стресс һәм кичерешләр кешенең психик халәтенә генә түгел, ә физик халәтенә дә тискәре йогынты ясый. Безнең организмның дөрес эшләвен саклаучы гормональ системада өзеклек булырга мөмкин. Моның нәтиҗәсе-алмашу процессларының бозылуы, организмның саклану үзлекләренең кискен кимүе, иммунитетның көчсезләнүе.

Диабет-21нче гасыр пандемиясе. Югарыда әйтелгән факторлардан тыш, диабет һәм авыр нәселдәнлек, хроник һәм аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә этәргеч бирә. Организм кандагы шикәрнең артуын җиңә алмаганда, яшәү өчен мөһим механизмнар эшләмәскә мөмкин, ә бу кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Калкансыман биз - бик кечкенә орган, ләкин мөһим эш башкаручы орган ул. Аның гормоннары аксым, май һәм углевод алмашуларына, органнарның, тукымаларның үсешенә, су һәм минераллар алмашуына көйләүче йогынты ясый. Безгә гармонияле, дөрес эшләүче калкансыман биз кирәк!

Яхшы хәбәр-кеше үз яшәү рәвешен контрольдә тотып һәм белгечләрдән профилактик тикшерүләр үткәреп, авыруның барлыкка килүен һәм үсешен булдырмаска мөмкин. Моның өчен теләк кенә кирәк! Диета ашау, нормалаштырылган йокы, даими физик күнегүләр, дөрес туклану, уңай фикерләү болар барысы да стресс һәм тирә – юньдәге вакыйгаларның йогынтысын нык киметергә, организмга һәм үз сәламәтлегенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Тырышырбыз, чөнки бу авыр түгел! Ил хөкүмәте, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, даими профилактик медицина тикшерүләрен эшли һәм кертә, нәтиҗәдә участок табиб-терапевтлары пациентларны профильле табибларга, аерым алганда эндокринологка җибәрә. Консультация биреп һәм җентекле тикшерү үткәреп, «Нурлат үзәк район хастаханәсе» ДАССО белгечләре сезнең сәламәтлек торышын бәяли алачак һәм кирәк булганда дәвалау яки ярдәмче терапия билгели алачак. Үзәк район хастаханәсе лабораториясендә организмның торышын комплекслы бәяләү өчен кирәкле анализлар үткәреләчәк, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча диагностик медицина җиһазлары алынган һәм эшли: эксперт классындагы УЗИ, маммограф, флюорограф, ЭКГ, йөрәк ритмын күзәтүче Холтер мониторингы Аппараты. Диспансерлаштыру, поликлиникага китерү һәм башка мәсьәләләрне үз участок терапевты белән хәл итәргә мөмкин.

Безнең сәламәтлек - үзебезнең кулларда, Әйдәгез сәламәтлекне саклыйк!

Нурлат үзәк район хастаханәсенең профилактика кабинеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International