Экскурсия Халыкара музейлар көненә багышланды.
Чулпан авылы балалар бакчасында быел Халыкара музейлар көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдылар - тәрбиячеләр балалар өчен Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар гаиләсе йорты янындагы музейга экскурсия оештырдылар. Музейда хуҗалар күп еллар дәвамында җыйган йөзләгән экспонатлар саклана.
Балалар Чулпан, Нурлат районы һәм гомумән республика тарихы турында сөйләүче экспонатларны кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр. Музейда сакланган патефон балаларда аеруча кызыксыну уяткан.