Нурлатта Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Әхмәтҗанованың иҗат кичәсе узды

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында "Рәхмәт сиңа, укытучым!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Үзенең вокал буенча педагогы – Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Ирековнага рәхмәт белдерергә һәм аны 65 яшьлек юбилее белән котларга аның җитәкчелегендә музыка дөньясына беренче адымнарын ясаган күп санлы чыгарылыш укучылары килгән. Аларның күбесе инде танылган җырчылар һәм педагоглар, алар – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, Казан филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин, Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган Искәндәр Гайсин, балалар музыка мәктәпләре укытучылары Чулпан Бикмиева, Диләрә Хәсәншина, Лилия Вәлиуллина, Сабина Абҗәппарова, шулай ук Татарстан музыка ВУЗлары студентлары. Тамашачылар аларның музыкаль чыгышларын тыңлап ләззәтләнде. Программада шулай ук Роза Әхмәтҗанованың вокал классы укучылары һәм сәнгать мәктәбенең иҗади коллективлары катнашты.

"Мине котларга килгән чыгарылыш сыйныф укучыларыма рәхмәт. Алар минем эшемне дәвам итүчеләр, кемдер профессиональ җырчы булды, кайберләре педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Алар-минем горурлыгым, күпьеллык хезмәт нәтиҗәләрен күрү бик күңелле», – дип уртаклашты Роза Ирековна.

Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Биредә шулай ук якыннары һәм туганнары, «Сәләт» сәнгать мәктәбенең коллега – укытучылары, шулай ук Роза Ирековнаның укучылары катнашты. Сәхнәдән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова да үз теләкләрен җиткерде. Ул Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм шәхсән үз исеменнән Роза Әхмәтҗанованы юбилее белән котлады.

"Сез еллар узу белән көчлерәк буласыз. Сезнең тәрбияләнүчеләр сездән шулкадәр рухи көч алалар ки, аларның күп эшләргә көче җитәрлек – сәнгать мәктәбенә йөрү һәм сезнең дәресләр, бу бик зур эш. Сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез үз эшегезнең профессионалы, һәм укучыларыгыз тагын да күбрәк булсын. Сез иҗатка мәхәббәтне аларга гына түгел, безгә дә сеңдерәсез», – дип билгеләп үтте Ольга Владимировна.

Сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек теләп, ул Роза Ирековнага күпьеллык намуслы хезмәте, район мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм бүләге өчен Нурлат районы Башлыгы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.

Авылдашлары Роза Әхмәтҗановадан да котлаулар ишетелде – сәхнәгә аның сыйныфташлары һәм Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров күтәрелде. Алар юбиляр турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Чара истәлеккә   фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International