Нурлатта “Балачак дөньясы" балалар иҗаты фестивале узды

2024 елның 18 мае, шимбә

Фестивальдә 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Алар вокаль жанр (соло), вокаль жанр (коллективлар) һәм бию жанры номинацияләрендә 14 номер тәкъдим иттеләр.

“Балачак дөньясы" фестивале быел икенче ел үткәрелде. Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү уңаеннан, без аны патриотик юнәлештә оештырырга булдык»,-дип билгеләп үтте мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Татьяна Абакшина.

Барлык катнашучылар да якты номерлар әзерләделәр һәм үзләренең иҗади сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. «Бию жанры» номинациясендә «Балалар үсеше үзәге-балалар бакчасы» МБДОУ бию коллективы җиңү яулады, «Вокаль жанр (соло)» номинациясендә 12нче номерлы  «Буратино» балалар бакчасы» МБДОУсенә йөрүче Элина Шәрәфетдинова 1нче урынны алды, “Вокаль жанр” (коллективлар) номинациясендә 6нчы номерлы “Кояшкай” балалар бакчасының “Язгы моңнар” вокаль дуэтына бәхет елмайды.

Мәгариф идарәсеннән җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар алдылар, барлык катнашучыларны да рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International