Нурлатта 10 гаилә алтын, рубин, сапфир һәм коралл туйлары уңаеннан котлауларны кабул итте. Анатолий һәм Зинаида Казюковлар, Владимир һәм Надежда Гордеевлар, Николай һәм Альбина Перепелкиннар 50 ел бергә, Рәис һәм Рәзилә Якуповлар, Петр һәм Татьяна Ваструшкиннар 45 ел элек, Василий һәм Ирина Кузьминнар, Рәис һәм Гөлсия Гафиятуллиннар, Гомәр һәм Нурдидә Вәлиевлар, Марс һәм Әкълимә Зәйниевлар үз никахларын теркәүләренә быел 40 ел тулуын, ә Николай белән Роза Липатовлар бергә яшәүнең 35 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны гаилә елъязмасындагы истәлекле дата белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин котлады.
"Парлап тигезлектә гомер кичергәндә, еллар узуын сизми дә калалар. Бүген сез гаилә тормышының түгәрәк датасын билгеләп үтәсез, бу бик шатлыклы вакыйга. Сез сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын кичердегез, илне торгызу өчен эшләдегез. Барыгызга да зур рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Әсгать Касыймович.
Сәламәтлек һәм озын гомер теләп ул аларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова да гаилә тормышы юбилярларына үз теләкләрен җиткерде.
"Районда иң лаеклы һәм үрнәк гаиләләрне хөрмәтләүнең шундый матур традициясе булуы куанычлы. Сез төрле тармакларда фидакарьлек белән эшләдегез һәм районыбызны, республиканы күтәрү өчен тырыштыгыз. Балаларга лаеклы тәрбия биреп, хәзер тормыш дәресләрен оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга өйрәтәсез", - дип билгеләп үтте ул иминлек һәм күк йөзенең тыныч булуын теләде.
Чара истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.