Би Күлендә инструкторлык-методик җыен узды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Би Күлендә хәрби исәпкә куюны алып баручыларның методик җыенында республиканың 8 районы вәкилләре катнашты.

Җыенда катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин сәламләде.

"Бүген махсус хәрби операция барган көннәрдә беренчел хәрби исәпне алып баруны гамәлгә ашыру бик мөһим. Хәрби исәпләү системасына куелган төп таләп-чакырылыш һәм мобилизация ресурсларының күләм составын һәм сыйфат хәлен билгеләүче мәгълүматларның тулылыгын һәм ышанычлылыгын даими тәэмин итү. Ә бу районның мобилизация әзерлегенең бер өлешен билгели. Җыен барышында без барыбыз да өстәмә белем алачакбыз, эш тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз», – дип билгеләп үтте Әсгать Касымович.

Башта методик җыенда катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы Рәшид Ахуновны тыңладылар.

"Мондый чаралар бөтен республика буенча 2010 елдан бирле үткәрелә. Җыен хәрби комиссариатларга запаста булган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны оештыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләде ул методик җыенның төп максатын.

Уку – өйрәнү семинары барышында оешмаларда хәрби исәпкә куюны алып баруны контрольдә тоту тәртибе, беренчел хәрби исәп торышы турында еллык хисап һ. б. темалар буенча докладчылар чыгышы тыңланды.

Монда ук Би Күле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова беренчел хәрби исәпкә куюны алып бару буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International