Дамир Ишкинеев төзекләндерү буенча урынга чыгып киңәшмә үткәрде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен карап чыкты.

Күчмә утырыш әгъзалары белән яктырткычларны, брусчаткаларны алыштыру, эскәмияләрне, агач баганаларны буяу, спорт мәйданчыкларында япма өслекләрне алыштыру, паркларны һәм скверларны яшелләндерү буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Дамир Азатович үзенең телеграм-каналында нурлатлыларга мөрәҗәгать итте: "Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә кайбер кешеләрнең гадәтләрен һәм гамәлләрен үрнәк дип атап булмый. Моның шулай булуын скверлар территориясендә, паркларда ташлап калдырылган чүп-чар раслый. Шулай ук кайбер намуссыз кешеләр еш кына тәртип бозалар, вандализм очраклары теркәлә, эскәмияләрдә, җиһазларда язулар ясалган, яктырткычлар ватылган. Сездән туган районыбызга һәм шәһәребезгә сак каравыгызны, ял итү урыннарында һәм ишегалды территорияләрендә чисталык һәм тәртипне саклавыгызны сорыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International