Кичә Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Яңа Иглай авылында гомер кичерүче Миңзифа Гарифулла кызы Баталованы 95 яшьлек юбилее белән котлады

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Кичә Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Яңа Иглай авылында гомер кичерүче Миңзифа Гарифулла кызы Баталованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул 1929 елның 13 маенда Югары Нурлат авылында күп балалы гаиләдә туа. Сабый чактан ук, Бөек Ватан сугышы вакытында апалары һәм абыйлары белән колхозда эшли, алар өлкәннәргә ярдәм итәләр. 1953 елда Хәмзә Нуртдин улы Баталовка кияүгә чыга.

«Красный мар» колхозында, «Рассвет» совхозында эшли, һәрвакыт алдынгы хезмәткәр була, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» медаленә лаек.

Ире белән бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Миңзифа Гарифулловнаның 7 оныгы, 19 оныкчыгы һәм 1 торын оныгы бар.

Авылдашлары билгеләп үткәнчә, ул бик тыйнак, аны яраталар һәм хөрмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International