Нурлат районының Колбай-Мораса мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова быел «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаша. Бу юлы фестиваль 3 турда үткәрелә: Айгөл беренче гариза тапшыру этабын уңышлы узды.
Февральдән икенче тур старт алды, аның кысаларында катнашучылар үз проектларын эшли башладылар, шулай ук онлайн форматта лекцияләр тыңладылар. Бүгеннән алар өчен бай офлайн программа белән күчмә мәктәп эше оештырыла. Яшь журналистлар лекцияләргә, практик мастер-классларга йөриләр, алар алдында остазлар, медиа өлкәсендә практик белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бүген исә заманча медианың актуаль темаларына матбугат конференциясе узды. Катнашучыларны шулай ук «Татар Информ», «Идел», «Ялкын», «ТНВ», «Татарстан ДТРК», «Эфир» кебек һәм башка Татарстан Республикасының төрле редакцияләренә экскурсияләр көтә. Аларда КФУның Югары журналистика мәктәбе, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты белән танышу мөмкинлеге булачак.
Фестиваль финалы җәй көне икенче тур нәтиҗәләре буенча узачак дип көтелә.