Нурлат нефтьчеләре ветераннарга җылылык һәм хөрмәт бүләк итә

2024 елның 12 мае, якшәмбе

хөрмәт бүләк итә

Ветераннар турында кайгырту, аларның иминлеге «Татнефть»компаниясе өчен өстенлекле булды һәм шулай булып кала да.

Ел саен нефтьчеләр Җиңү Көненең бөек бәйрәмен уздыруга акча бүлеп бирәләр, сугыш ветераннарына, тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә матди ярдәм күрсәтәләр, 9 Май алдыннан адреслы котлаулар оештыралар.

Шушы көннәрдә Нурлат ТППО профкомы рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов, ЦССП җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин һәм территориаль ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина сугыш ветераны Михаил Романов, тыл хезмәтчәннәре Якуб Кәримов, Оркия Миргалиева, Прасковья Борисова белән очраштылар.

"Ветераннар белән очрашу-һәрвакыт дулкынландыргыч һәм тәэсирле вакыйга. Без аларга азык-төлек җыелмалары һәм бүләкләр тапшырып кына калмадык, аларны җылы һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алырга тырыштык. Хәлләре турында сораштык, аларга нинди ярдәм кирәклеген белдек», - дип сөйләде ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International