Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында район яшьләре яшь футболчылар белән уйнады.
Кичә Нурлат шәһәре стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион футбол турниры узды. Дуслык матчында шәһәрнең яшьләр һәм балалар командалары уйнады.
Уен нәтиҗәләре буенча командаларга, шулай ук барлык катнашучыларга район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештыручыларыннан медальләр тапшырылды. Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренеры Рәсим Гозәеров яшь футболчыларны акчалата бүләкләр белән бүләкләде.