Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевны ремонт эшләре барышы белән таныштырдылар.
Нурлат Боз сарае 2006 елның августында үз ишекләрен ачты. Бүген бинаның төп өлешен һәм киенү бүлмәләрен, санузелларны, кунакханә номерларын капиталь ремонтлау кирәклеге барлыкка килде.
"Спорт объектларын капиталь ремонтлауга республика спорт министрлыгының максатчан акчалары бүлеп бирелде, шуның ярдәмендә безнең «Ледок» мәктәбендә дә без уңайлыкларны киңәйтә алачакбыз һәм үз спортчыларыбызның күнегүләре һәм ярышларга килүче спорт сөючеләрнең яшәве өчен уңайлырак шартлар тудырачакбыз. Проектны төзегәндә без Боз сараенда шөгыльләнүче нурлатлыларның да, шәһәр кунакларының да теләкләрен максималь исәпкә алдык. Яңа уку елы башында без аларның барысын да сөендерербез дип өметләнәбез», - диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Эльнара Азизова.
Боз сараенда эш барышы белән танышканда район Башлыгын подряд оешмасы җитәкчеләре һәм белгечләре, спорт мәктәбе директоры Александр Елагин озата йөрде, алар килеп туган сорауларга җентекләп җавап бирделәр һәм, үз чиратында, Дамир Азатович белән төзелеш эшләре барышында барлыкка килгән проблемалар буенча киңәшләштеләр. Фикерләр белән конструктив эшлекле алмашу бара, ул билгеләнгән срокларда капиталь ремонтны тиз темпта тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
Республика бюджеты акчаларыннан финансланган 8нче мәктәпне реконструкцияләү шулай ук шәһәр һәм район җитәкчелегенең аерым игътибары зонасында.
"Хәзерге вакытта безнең территориядә булачак зур спорт залына нигез салу буенча әзерлек эшләре алып барыла, ул башлангыч һәм төп мәктәп өчен дә хезмәт итәчәк, шуңа күрә ул ике яктан җылытылган килү юлы белән тоташтырылачак, - дип сөйләде 8нче мәктәп директоры Айрат Сәхапов.- Озакка сузылган яңгырлар төзүчеләрнең эшен бераз туктатты-нигез астына әзерләнгән котлованны су белән тутырды, аны суыртырга кирәк, ә аннан соң алдагы эшләрне башкаруга керешәчәкбез».