Нурлатта Җиңү Көнендә Геройлар каберенә чәчәкләр салдылар

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә нурлатлылар Социалистик Хезмәт Геройлары Габбас Гыйматдинов, Шәриф Хафизов һәм Зәки Тимерҗанов каберләренә чәчәкләр куйды.

Традиция буенча, 9 Май – Бөек Җиңү көне иртәсе Нурлатта сугыш һәм хезмәт ветераннары – Социалистик Хезмәт Геройлары Габбас Гыйматдинов, Шәриф Хафизов, Зәки Тимерҗанов каберләренә чәчәкләр салудан башланды.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, хезмәт ветераннары һ.б. геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәркайсын яхшы сүз белән искә төшерделәр. Алар барысы да Нурлат районының үсешенә һәм формалашуына зур өлеш кертәләр, аларның исемнәре Дан аллеясында Бөек Ватан сугышында катнашучы якташлары истәлегенә мемориаль комплекста мәңгеләштерелгән.

Нурлатлылар шулай ук район белән озак еллар җитәкчелек иткән Бөек Ватан сугышында катнашучы Габбас Гыйматдинов стеласына чәчәкләр салдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә ул 1944 елның июненнән Карелия фронтында өлкән сержант дәрәҗәсендә катнаша. Һава-десант гаскәрләре составында Карелияне, Ленинград өлкәсен азат итүдә, Свирь елгасын кичүдә катнаша. 1944 елның июлендә авыр яралана. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Габбас Гыйматдинов легендар шәхес. Аның тормышы – кешеләргә, районга һәм Туган республикабызга риясыз хезмәт итү үрнәге», – дип билгеләп үтте Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International