Нурлатта яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышында катнашучының тәрәзәләре каршында марш белән үттеләр

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көнендә тантаналы чараларда катнаша алмаган ветераннар янына бару традициягә әверелде.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Александр Лебедев яшәгән йортка да яшь армиячеләр тантаналы марш белән килделәр. Александр Петрович парадны тәрәзәдән карарга ниятләсә дә, үзендә верандага чыгып, яшь нурлатлыларны сәламләргә көч тапты. Ветеран хөрмәтенә яшь армиячеләр, башлангыч сыйныф укучылары җырлар башкардылар, шулай ук чәчәкләр бүләк иттеләр. Александр Петровичка аеруча яшь армиячеләрнең диңгезчеләр формасында килүе тәэсир калдырды: Бөек Ватан сугышы елларында ул Севастопольдә Кара диңгез флотында хезмәт иткән. Ветеран игътибар өчен рәхмәт белдерде, яшь патриотларны Бөек Җиңү көне белән котлады һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International