Үзәк мәйдан шәһәр халкын һәм кунакларын бәйрәмчә тантаналы рәвештә каршы алды.
Чәчәкләр, флаглар, Җиңү, май символлары аның һәр почмагын бизәде. Биредә иртәдән үк Бөек Ватан сугышы елларында нурлатлыларның батырлыклары турында сөйләгән төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Мәгариф учреждениеләре кызыл канәферләр, символик ак торналар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр һәм аларга нинди мәгънә салынганын, шулай ук Җиңү көне открыткалары турында да сөйләделәр. Балалар монда ук хатлар яздылар һәм аларны «Сугышчан туганлык» әгъзаларына, чираттагы гуманитар сәфәргә җыенучы сугышчыларга тапшырдылар, Бөек Ватан сугышы, махсус операция зонасы экспонатлары күргәзмәсен дә ачтылар.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәк музее кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы мәйданчыкларын җәелдерде, музей хезмәткәрләре ленинградлыларның батырлыгы турында сөйләде, җирлекара китапханә Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы турында китаплар тәкъдим итте. Хәрби җырлар башкаручы агитбригадалар мәйданчыгы яныннан беркем дә битараф кала алмый, нурлатлылар аларга зур рәхәтлек белән кушылып җырлады. Үзәк мәйдандагы барлык чараларга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм Нурлатның башка кунаклары кушылды.
Җиңү көнендә беренче тапкыр Нурлатта Җиңү хоры оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр бер үк вакытта сугыш елларының данлыклы җырларын Катюша, Смуглянканы башкардылар, ә соңгы аккорд булып 9 майның истәлекле атрибуты булган Җиңү көне җыры яңгырады.
Бәйрәм кәефен солдат боткасы пешкән кыр кухнясы да, тематик конкурслар да, фотозоналар да тудырды.
Үзәк мәйдандагы бәйрәм чаралары турында тулырак район газетасының чираттагы санында укыгыз.