Җиңү көнендә нурлатлылар Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Нурлатта Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары Хәтер һәм Дан мемориаль комплексы территориясендә чәчәкләр салудан башланды.
Иртәдән үк бирегә нурлатлылар Азат итүче сугышчы һәйкәленә таҗлар һәм чәчәкләр салу өчен киләләр, коллективлар, гаиләләр белән баралар. Һәлак булган солдатлар истәлегенә шәһәр һәм район гаскәрләренең төрле төрләре вәкилләре дә хөрмәт күрсәттеләр.
Бәйрәм чарасында Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һ. б. катнашты.
Бәйрәмгә тыл хезмәтчәне Фоат Сәлахов та аеруча дулкынланып килде.
"Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Әтине фронтка алдылар, ә без өлкәннәр белән беррәттән эшләдек, аларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыштык. Әти яраланып өйгә кайтты, ләкин бер елдан соң вафат булды. Җиңү көне-изге бәйрәм, һәм ул чыннан да күз яшьләре белән чыланган», – дип уртаклашты Фоат Фәртдинович.
"Без ел саен бөтен коллектив белән веноклар куюда катнашыбыз. Фашистларны җиңгән геройларыбызга, әби – бабаларыбызга бу хөрмәт», - дип билгеләп үтте Нурлат җылылык челтәрләре хезмәткәрләре.
Чәчәкләр куюда махсус хәрби операция сугышчылары да катнашты. Талип кушаматлы хәрби сугышчы туган шәһәренә хатыны Яна белән кайткан.
"Әлбәттә, бу мөһим чарадан читтә кала алмадым. Җиңү көне-бөтен илебез өчен иң зур бәйрәм. Бабаларыбызның һәм якыннарыбызның батырлыкларына тиңләшергә теләп, без күптән көтелгән Җиңү сәгатен якынайту өчен барысын да эшләячәкбез», – диде ул, азат итүче сугышчы һәйкәленә Кызыл канәферләр куеп.