Нурлатта сугыш ветераны Каим Сәмигуллинны район башлыгы, экология министры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты котлады

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан Каим Сәмигуллинны 9 майда Нурлат районы Башлыгының конференц-залында хөрмәтләделәр.

Районда хөрмәтле ветеранны хөрмәтләү бәйрәмчә әзерләнгән өстәл артында үтте. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Каим Сәмигулловичны Бөек Җиңү көне белән шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә котладылар, иң җылы теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

"Җиңү көне - бөтен Россия халкының бәйрәме. Сугыш бик каты булды, югалтулар күп булды. Фронтта безнең бабаларыбыз, якыннарыбыз батырларча сугышкан, Җиңү тылда да коелган. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Каим Сәмигуллович, Ватаныбызны батырларча саклаганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә», – диде Дамир Азатович.

Район Башлыгы махсус операциядә дә нурлатлыларның ролен билгеләп үтте: безнең егетләр Ватаныбызны, Донбасста яшәүчеләрне батырларча яклыйлар", – диде ул.

"Мин Җиңүнең 80 еллыгын да каршы алырга уйлыйм әле. Миңа бит 100 яшь тулачак», – диде Каим Сәмигулла улы, котлауларны кабул итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International