Рейслар көн саен булачак, дип хәбәр итәләр Нурлат АТПсыннан.
9 майдан, озак вакытлы тәнәфестән соң, көн саен «Нурлат-Самара» автобус маршрутлары яңартыла.
"Автобусның Нурлаттан кузгалу вакыты 8.00дә һәм 16.00 сәгатьтә. Самара автовокзалыннан җирле вакыт буенча 12.10 һәм 18.00 сәгатьтә. Билетлар 20 көн алдан сатыла", - дип хәбәр итте Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов.