Нурлат эшкуарлары ветераннарга газетага язылу бүләк иттеләр, сугышчыларга ярдәм күрсәттеләр

2024 елның 4 мае, шимбә

9 Май алдыннан район эшкуарлары «Игелекле язылу» акциясенә кушылдылар һәм нурлатлыларга 2024 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу бүләк иттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова хәбәр иткәнчә, 29 эшкуар район газетасына өч телдә Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 кешегә, концлагерьның элеккеге балигъ булмаган тоткынына, һәлак булган һәм үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннарына газетага язылу бүләк итте.

Моннан тыш, район эшкуарлары сугышчы якташларыбызга да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә алар волонтерлар төркеменә сугышчыларга ризык әзерләү өчен 70 килограмм сыер ите тапшырдылар. Альбина Сатдарова хәбәр иткәнчә, бу максатларга эшмәкәрләр 30 мең сум тирәсе акча җыйган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International