Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала.
7 майда "Тулпар" спорт сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган пенсионерлар Спартакиадасы узачак. Спартакиадада теләгән һәркем - пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Алар армрестлинг, шашка, шахмат, йөзү, ату кебек спорт төрләрендә ярышачаклар.
Шул ук көнне "Туп" футбол манежында спорт ветераннары һәм пенсионерлар командалары арасында иптәшләрчә очрашу узачак.
Ярышлар сәгать 10.00да башлана.
Фото - "Нурлат-информ" архивыннан.