Нурлат укучылары "Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы" бөтенроссиякүләм конкурсы лауреатлары булдылар

2024 елның 4 мае, шимбә

Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучысы Иван Лисенков һәм Тимерлек мәктәбеннән Василиса Егорова Мәскәүдә бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Туган якның җирле үзидарә тарихын өйрәнүдә, саклауда һәм үстерүдә актив катнашкан сәләтле балаларны ачыклауга юнәлдерелгән Конкурс быел ике этапта 8нче тапкыр узды. Беренче читтән торып этапта җиңүчеләр Россиядә Җирле үзидарә көне алдыннан Мәскәүдә узган икенче турга чакыру алдылар. Икенче этапка 2600 укучыдан илнең 78 төбәгеннән 863 укучы чыгуын исәпкә алсак, конкурс масштабларын күз алдына китерү кыен түгел һәм алар арасында Нурлат укучылары да бар.

Иван Лисенков 3нче мәктәпнең 5нче сыйныфында укый. Ул «Әгәр мин муниципаль берәмлек башлыгы булсам» номинациясендә класс җитәкчесе Венера Гумерова җитәкчелегендә «Мин – кечкенә Ватанымның патриоты» видеоролигы белән катнашты. Видеороликны төшерү процессы үзе аңа онытылмас тәэсир калдырган – ул район Советында, башкарма комитетта, хәтта район башлыгы Дамир Ишкинеевның кабул итү бүлмәләрендә була, җирле хакимият органнары эше турында үз ролигында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйли.

Тимерлек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Василиса Егорова да үз эшен лаеклы тәкъдим итте. «Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы 18 гасыр уртасыннан бүгенге көнгә кадәр» номинациясе буенча фәнни эшкә әзерләнгәндә, мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валентина Улангина белән берлектә алар район архивында колхоз һәм Тимерлек авыл советы тарихына кагылышлы берничә документны өйрәнгәннәр.

"Авыл советына кагылышлы беренче документлар 1953 ел белән даталана. Аларны өйрәнгәндә без үзебез өчен бик күп кызыклы фактлар ачтык. Төрле елларда җирле үзидарә Советы белән җитәкчелек иткән кешеләр турында мәгълүмат тупладык, утырышлар протоколлары буенча авыл тормышы турында мәгълүмат алдык», – дип сөйләде Василиса Егорова.

Нурлат укучыларына Мәскәүдә узган конкурс этабы аеруча тәэсир калдырган. Биредә алар үз эшләрен тәкъдим итеп кенә калмаганнар, ә катнашучылар өчен әзерләнгән кызыклы программа кысаларында башкала белән танышканнар – Измайлов Кремлендә, «Россия» ВДНХ күргәзмә-форумында, Мәскәү-сити эшлекле үзәгендә, Кызыл мәйданда булып, кичке Мәскәү буйлап экскурсия ясаганнар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узды, дипломнарны аларга Дәүләт Думасы депутатлары тапшырды. Иван Лисенков II дәрәҗә диплом, Василиса Егорова III дәрәҗә һәм истәлекле бүләкләр иясе булды. Ә аларның җитәкчеләре Венера Гомәрова һәм Валентина Улангина Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International